Бәйрәм чаралары фронт яны территорияләрендә – хатын-кыз хәрбиләр һәм медиклар өчен дә үткәреләчәк.
"Бердәм Россия" һәм "Яшь Гвардия" 8 мартка төбәкләрдә яшәүче хатын-кызлар, күп балалы әниләр, СВОда катнашучыларның хатыннары һәм кызлары; хатын-кыз-медиклар һәм хәрби хезмәткәрләр, ветераннар, партиянең волонтерлык миссияләрендә катнашучылар өчен котлаулар оештыралар.
"Хатын-кызларсыз тормышның бер генә өлкәсен дә күз алдына китереп булмый. "Бердәм Русия" монда да искәрмә түгел. Партиянең беренчел бүлекчәләре секретарьлары, волонтерлар, төрле дәрәҗәдәге депутатлар арасында хатын-кызлар вәкиллеге үсә. Безнең илдә хатын-кызларның иңнәрендә күп нәрсә тора. Һәм партиядә дә. Моның өчен аларга бик зур рәхмәт. Кайгыртучанлык, сизгерлек һәм хәстәрлекләре өчен", — дип билгеләп үтте бәйрәм алдыннан партиянең генераль советы секретаре Андрей Турчак.
Партия 77 төбәктә ачкан җәмәгать ярдәме штабларында "Синең язың” акциясе узачак. Хәрби хезмәткәрләрнең хатыннары, әниләре һәм кызлары өчен иҗади дәресләр, психологик тренинглар һәм профессиональ фотосессияләр үткәреләчәк. Шулай ук штаблар мәйданчыгында кайбер төбәкләрдә хатын-кыз волонтерларга багышланган "Тыл геройлары" фотокүргәзмәләре эшләячәк. Моннан тыш, "Бердәм Русия" “Хатын-кызлар сәламәтлеге атналыгы”н үткәрә. Бу “Русия көче" Бөтенрусия кышкы марафон кысаларында консультацияләр, лекцияләр һәм күнегүләр сериясе.
Шәһәр урамнарында партия һәм “Бердәм Русия”нең “Яшь гвардия”се активистлары хатын-кызларга чәчәкләр һәм открыткалар бүләк итәчәк.
"Без акцияләр үткәрәчәкбез һәм дистәләгән мең чәчәкләр таратачакбыз. Һичшиксез, СВО зонасында булган геройларыбыз гаиләләреннән булган хатын-кызларны котлыйбыз. Коллегаларыбызның, ирекле рәвештә махсус операциядә катнашучы яшь гвардиячеләрнең әниләренә, картәниләренә һәм кызларына котлаулар җиткерәчәкбез. Һәм кадерле хатын-кыз табибларыбызны котлыйбыз, шул исәптән Мариуполь, Донецк, Токмак һәм ЛНР шәһәрләрендәге”, — дип сөйләде ”Бердәм Русия”нең ”Яшь Гвардиясе” рәисе Антон Демидов.
– Бәйрәм алдыннан "Бердәм Русия" депутатлары шулай ук хастаханәләргә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм балалар йортларына барырга планлаштыралар, анда коллективның күпчелек өлешен хатын- кызлар тәшкил итә, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүче волонтерлар берләшмәләре гуманитар ярдәм җыялар, маскировка челтәрләре үреп, окоп шәмнәре ясыйлар. Партиячеләр һәм барлык дәрәҗәдәге депутатлардан адреслы котлауларны бу көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, шулай ук ирләре һәм уллары бүген махсус хәрби операциядә катнашкан хатыннары һәм әниләре кабул итәчәк, – дип уртаклашты "Бердәм Русия" партиясенең Башкортстан төбәк бүлеге төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов.