4-6 нчы март көннәрендә Казанда XII Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза.
Кичә җыен делегатлары В. И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Русиянең татар авыллары ассоциациясе рәисе, композитор, җырчы, шагыйрь Фәнир Галимов юбилеена багышланган иҗат кичәсен карадылар. Кичә кысаларында «Бабай утары» картиналар күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
Чараның кунакларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.
– Фәнир Галимов – үзе бер дөнья. Ул киңкырлы, шул ук вакытта тыйнак шәхес. Нинди генә дәрәҗәләргә ирешсә дә, ул тыйнак булып, үзе булып кала белде. Шулай ук ул милләтпәрвәр шәхес тә. Узган елны Йолдыз авылында булган янгыннан соң да ул беренчеләрдән булып милләттәшләребезгә ярдәм кулы сузды. Без әлеге кичке чарабызны “Һәр милләтне шәхесләр билгели” шигаре белән башлап җибәрдек. Фәнир Галимов – барлык татар дөньясы өчен олпат шәхес! – диде ул.
Үзенең чыгышыннан соң Данис Шакиров Фәнир Галимовка татар бүреген бүләк итте. Кичә Фәнир Галимовның җырлары белән үрелеп барды.
Бу көнне алдынгы эшкуарлар бүләкләнде. Алар арасында Башкортстан үсешенә, халыкны хезмәтләндерү һәм азык-төлек белән тәэмин итүдә зур өлеш керткән якташларыбыз булуы мәртәбәле.
Бүген делегатлар Кукмара районында. Көн дәвамында алар биредәге татар авылларының комплекслы үсеше белән таныша һәм татар авыл эшмәкәрләренең хуҗалыкларын карый.
Кукмара муниципаль районына барлыгы алты маршрут билгеләнгән. Бу районга бару очраклы түгел, ул ут күрешебез Татарстанның алдынгы районнарының берсе. Сөт җитештерү буенча рекордлы күрсәткечләргә (көненә 300 тонна сөт) ирешеп, Кукмара районы 2020 елда иң беренчеләрдән булып «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» махсус ордены белән бүләкләнгән. Һәм район ел саен югары дәрәҗәдә Бөтенрусия авыл Сабан туйларының төп оештыручыларның берсе булып тора.