Яңалыклар
4 март 2024, 16:10

Юл буе кафелары

Башкортстан Республикасында «Пчелка» компаниясе 60,09 млн сум инвестицияләр белән юл буендагы сервис комплексы төзиячәк.

Юл буе кафеларыЮл буе кафелары
Юл буе кафелары

Башкортстан Республикасында “Пчелка” компаниясе 60,09 миллион сумлык юл буенда хезмәт күрсәтүче комплекс төзиячәк. Алар төзелеш өчен җирне сатуларсыз алганнар.

  • Проект буенча бу комплекс Уфа-Шакша автоюлында төзеләчәк. Ул күп функцияле комплекс булачак, үзенең кафесы, кибете, аптекасы булачак, - дип бәян итте Башкортстан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.

Компания комплексны 2022 елда төзи башлаган булган. Быел март аенда аны файдалануга тапшырырга җыеналар. 15 эш урыны булачак.

2020 елда Башкортстанда М-7 трассасында Уфа районында да юл буе хезмәтләндерү комплексы төзелгән булган, анда да “Пчелка” компаниясе катнашкан. Анда 70 кеше эшли, инвестицияләрнең гомум күләме 105 миллион сум тәшкил итә.

“Пчелка” копаниясе катнашлыгында тагын бер комплекс  “Уфа-Оренбург” юлында Мокроусово авылы янында төзеләчәк. Инвестицияләрнең гомум күләме  преоктка ярашлы 100 миллион сум тәшкил итәчәк.

  • Бүгенге көндә безнең инвесторлар белән 11 миллиард сумга 100 проект гамәлгә ашыру планлаштырыла, - диде Алексей Гусев.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

 

bashinform.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас