Яңалыклар
4 март 2024, 03:57

Көндез кояш караса да...

Ниһаять, язга аяк бастык. 

Республикада язның бу атнасы башында төннәрен әле салкын булачак, ә көндез  һава плюс  температураларга кадәр җылыначак. 

Башгидрометүзәге фаразлары буенча бүген, 4 мартта, алмашынучан болытлы, әллә ни явым-төшемсез һава торышы фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан,  секундына 5-10 метр   тизлектә исәчәк. Һава температурасы көндез -4, +1°, таулы районнарда +6° кадәр. Юлларның аерым урыннарында бүген томан төште.

Иртәгә, 5 мартта, шулай ук явым-төшем көтелми. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан, талгын. Һава температурасы төнлә -6, -11°, урыны белән -16° кадәр, көндез  0, -5°.

Чәршәмбе, 6 март көнне, бераз кар явуы ихтимал. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, көчле түгел. Һава температурасы төнлә -7, -12°, республиканың көньягында -17° кадәр, көндез -1, -6°.

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас