Русиядә күп балалы гаиләләр күбәю сәбәпле, РФ Хөкүмәте «Ата-ана даны» ордены яки орден медале белән бүләкләнгән герой-аналарга һәм ата-аналарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүгә тагын 30 млн сумнан артык акча бүлү турында карар иткән. Бу хакта Русия Премьер-министры Михаил Мишустин кул куйган карада әйтелә.
Шушы суммадан 20 млн сум герой-аналарны бүләкләүгә, 5,5 млн сум «Ата-ана даны» ордены бирелгәннәргә тотылачак. Тагын 5,2 млн орден медале белән бүләкләнгәннәр өчен билгеләнгән.
Хөкүмәттә искәртүләренчә, 10 һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче «Герой-ана» исеменә ия булган хатын-кызлар 1 млн сум, 7 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүчеләр «Ата-ана даны» ордены яки орден медале белән бүләкләнәләр 500 мең сум һәм 4 бала һәм күбрәк тәрбияләүчеләр 200 мең сум ала.
Бу югары дәүләт исеме һәм ул Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 10 яки аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән аналарга бирелә.
Акчалар Русия Хезмәт министрлыгына Хөкүмәтнең резерв фондыннан бүленә.
Чыганак: : eadaily.com/ru