Яңалыклар
2 Марта 2024, 07:25

Укучылар сугышчыларга бүләк озатты

Сугышчылар аларны үзләре белән бронемашиналарга, окопларга, дислокация урыннарына алалар, хәтта бронежилет кесәләрендә йөртәләр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Укучылар сугышчыларга бүләк озаттыУкучылар сугышчыларга бүләк озатты
Укучылар сугышчыларга бүләк озатты

Туймазы шәһәренең 4 нче санлы мәктәбе укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен балаларның иң яраткан әкият геройларының берсе Чебурашка рәвешендә талисманнар ясаганнар. Балаларның сугышчыларга аталган бүләкләре чираттагы гуманитар конвой белән фронтка озатылган да инде.
"Чебурашка - алгы сызыкта хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләр өчен уңыш талисманнарының берсенә әверелде. Сугышчылар аларны үзләре белән бронемашиналарга, окопларга, дислокация урыннарына алалар, хәтта бронежилет кесәләрендә йөртәләр",- дип язып чыкты социаль челтәрләрдә Туймазы районы хакимияте җитәкчелеге.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас