1-7 мартта Мәскәүдә Башкортстан стенды янында "Гаиләле Башкортстан" атналыгы үтә. Мәгълүм булуынча, 1 мартта Башкорт гаиләсе көне билгеләнде.
БРның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова "Гаиләле Башкортстан" атналыгын ачты.
2 мартта стендта мәшгульлек темасы яктыртылды. Экспозициянең төп максаты - эш эзләүчедә туган сорауларга киң итеп җавап бирү. Тәҗрибәле белгечләр һөнәр сайлаучыларга юнәлеш бирде, резюмены дөрес төзергә өйрәтте, яшьләр һәм 60+ яшьтәгеләр өчен бүген нинди һөнәрләр актуаль булуы турында киңәшләрен бирде.
3 мартта иэкспозициягә килүче гүзәл затларны язгы остаханәләр көтә. Осталар нибары брендлы ике продукт ярдәмендә матурлыкны камилләштерү серләрен ачачак.
5 мартта исә өлкән яшьтәгеләрне ничек дөрес итеп карау нечкәлекләренә өйрәтәчәкләр. Биредә аларга Александр исемле күнекмә -манекен ярдәм итәчәк.
Башкортстанда киңкүләмле флешмоб та үткәрәчәк. Ул - иң озын шарф бәйләү идеясе. "Гаиләле Башкортстан" кунакларының барысының да шарфны бер-ике рәт булса да бәйләү, үзләренең җылылыгы белән бүлешү, Русия халыкларының күпгасырлык дуслыгын ныгыту мөмкинлеге булачак.
БР Хөкүмәте сайтыннан.