Яңалыклар
2 март 2024, 10:21

"Хатын-кыз - милләт анасы" бәйгесенә йомгак ясалды

 Бу тыйнак хатын-кызлар Туган илгә карата чын сөюне улларының йөрәкләренә салган.

"Хатын-кыз - милләт анасы" бәйгесенә йомгак ясалды"Хатын-кыз - милләт анасы" бәйгесенә йомгак ясалды
"Хатын-кыз - милләт анасы" бәйгесенә йомгак ясалды

1 мартта "Башкортстан" дәүләт концерт залында "Хатын-кыз - милләт анасы" VIII Бөтенрусия бәйгесе финалы үтте. БРның "Русия халыклары ассамблеясе" , БР мәдәният министрлыгы, Башкорстан Республикасының Халыклары дуслыгы йорты бәйгенең оештыручылары булды. Быелгы чара "Ватанны яклаучылар" дәүләт фонды булышлыгында үтте.
Конкурс финалында булган дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева Ватанны саклаучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүдә хатын-кыз ролен югары бәяләде. "Хатын-кыз - милләт анасы" бәйгесенең Башкортстан Республикасы чикләреннән тыш та үтүен күрү куанычлы. Бөтен Русия хатын-кызлары үзләренең изге эшләре, иҗатлары, ярдәмнәре белән бергә берләшә. Башкарган эшләрегез, йөрәкләрегез аша да үзегездә көч табуыгыз, ихлас күңелдән ярдәм күрсәтүегез өчен сезнең каршыда баш иябез",- дигән рәхмәт сүзләрен белдерде.
БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары - финанслар министры Лира Игътисамова республика җитәкчесе исеменнән җибәрелгән котлауны укып ишеттерде.
"Хатын-кызлар - гаиләнең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең ышанычлы таянычы. Сезнең кайгыртучанлык, зирәк акыл, әхлак көчегез теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә булыша, иң катлаулы мәсьәләләргә дә лаеклы җавап бирергә ярдәм итә. Мәрхәмәтлелек эшчәнлеге, гуманитар миссияләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү, Ватанны яклау буенча уртак эшкә зур өлеш салу - хатын-кызларыбызның көчле патриотизмын һәм гражданнар җаваплылыгын раслый. Чын геройларны, Ватанны яклаучыларны тәрбияләгән аналарны аеруча билгелисем килә. Бу тыйнак хатын-кызлар Туган илгә карата чын сөюне улларының йөрәкләренә салганнар. Бүген яшьләребез нәкъ менә шушы мисалларда тәрбияләнергә тиеш",- диелә Башкортстан җитәкчесе котлавында.
Проект авторы, "Ватанны яклаучылар" фондының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе, "Русия халыклары ассамблеясе"нең төбәк бүлеге рәисе Гөлнур Колсарина хатын-кызның җәмгыять терәге булуын билгеләп: "Хатын-кыз - милләт йөзе, тынычлык, туган йорт һәм Туган ил символы", дигән мактау сүзләрен җиткерде.
Чара барышында 10 номинациядә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Алар: "Милләт анасы", "Лидер", "Мәдәният", "Медицина хезмәткәре", "Галимә", "Педагог", "Бизнес-леди", "Остакул", "Көмеш волонтер", "Яшьләр лидеры" номинацияләре. Шулай ук Башкортстан Республикасы хатын-кызлары җәмгыятенең югары бүләге - Рабига Кушаева исемендәге "Хатын-кыз - миллләт анасы" медале тапшырылды.

БР Хөкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас