Бүген, ягъни 2 мартта, Уфаның "Торатау" конгресс-холлында "СМАРТ - бакчачы" бөтенрусия бакчачылар форумы башланды.
Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров әлеге күләмле чарада катнашучыларны сәламләде һәм республика форумы буларак башланган "СМАРТ-бакчачы"ның асылда федераль чарага әверелүен билгеләде. Быел бу чарада илебезнең 15 төбәгеннән катнашалар. Алар: Дагыстан, Татарстан, Чувашия, Ленинград, Мәскәү, Төмән, Волгоград, Чиләбе, Киров, Свердловск һәм Ульянов өлкәләреннән, Красноярск краеннан, Севастопольдән, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән килгән вәкилләр.
Радий Хәбиров билгеләвенчә, бакчачылар белән эш моннан 3 ел элек төзелә башланган. Бу мөһим юнәлеш,чөнки республикабызда яшәүче һәр өченче кеше бакчачылык белән шөгыльләнә. Башкортстанда 1,5 мең бакчачылар ширкәте эшли. Алар арасында иң нык оешкан рәвештә эшләгәннәренә, документлары тиешле тәртиптә булганнарына бюджет акчалары бүленә. Эшләрен тәртипкә китерү белән мәшгуль булган башка бакчачылар ширкәтләренә дә республика хөкүмәте ярдәм күрсәтергә әзер.
Өч елда бакчачылык өлкәсендә ведомствоара эшчәнлекне җайга салуга ирешелгән, мөһим норматив базаны булдыру, бакчачылар ширкатләренә дәүләт ярдәме күрсәтүнең төп юнәлешләре әзерләнгән.
Бакчачылык ширкатьләренә ярдәм күрсәтү җәһәтеннән соңгы 2 ел эчендә 366 млн. сум бүленгән. Ярдәм 300дән артык ширкаткә күрсәтелгән. Быел да бу максатлар өчен 225 млн. сум күләмендә акча салынган. Ярдәм эшләре арытаба да дәвам итәчәк.
Төп эш юнәлешләренең берсе - электр белән тәэмин итүдә тәртип булдыру. 2 ел эчендә бакчачылык ширкатьләрендә 9 мең электр энергиясе исәпләү приборларын урнаштыруга субсидия бүленгән. Моңа 175 млн. сум юнәлтелгән. Арытаба, бакчаларга илтүче юлларны ремонтлауга да игътибар бирелгән. 140 бакчачылык ширкатенә илтүче юлга ремонт ясалган. Моның өчен 170 млн. сум бүленгән.
Бакчачылык ширкатьләренә илтүче юлларның гомум озынлыгы 1,5 мең километр тәшкил итә. Шуларның 1,1 мең километры хуҗасыз санала. Радий Хәбиров шәһәр һәм район хакимиятләре җитәкчеләренә бу юлларны муниципалитетлар балансына кую буенча эшләрне активлаштырырга кушты. Юлларны ремонтлауга республиканың акча юнәлтә алуы өчен бу эшне башкару мөһим.
Моннан тыш, Радий Хәбиров янгынга каршы хәвефсезлек һәм бакчачылык ширкатьләре территорияләреннән чүп-чарны чыгару мәсьәләләренә тукталды. Мәсәлән, бакчачылык ширкатьләренең 50 проценты каты-көнкүреш калдыклары буенча төбәк операторлары белән һаман булса килешү төземәгән. Республика бу мәсьәләне чишү буенча да субсидия бүләргә әзер. Шулай ук газ кертү актуаль мәсьәләләрнең берсе.
Төбәк җитәкчесе бакчачылык ширкатьләре рәисләренең белем дәрәҗәләрен күтәрү мөһимлеген дә әйтте. Башкортстан дәүләт аграр университеты базасында "Коммерцияле булмаган бакчачылык берләшмәсе идарәсе" белем программасы эшли. Анда 200 бакчачылык ширкате рәисе белем алган. Аларга дәүләт үрнәгендәге таныклык бирелгән.
Бүгенге форум чикләрендә "Минем бакчам - Башкортстан" дәүләт мәгълүмат системасы эшли башлаячак. Анда бакчачылык ширкатьләре буенча бердәм мәгълүмат тупланачак. Арытаба республика хөкүмәте әлеге платформада теркәлгән бакчачылык ширкатьләре белән генә эшлиячәк. Бу мәҗбүри таләп.
Соңыннан Башкортстан җитәкчесе "Республиканың иң яхшы бакчачылык ширкате" бәйгесендә җиңгән 10 җиңүченең һәркайсына 500 мең сум күләмендәге сертификат тапшырды. Алдагы елда бу грантка ия булучылар саны икеләтә күбрәк булырга тиеш, дип билгеләде төбәк башлыгы.
БР Башлыгы сайтыннан.