Яңалыклар
1 март 2024, 10:30

Гаиләләр өчен бүләкләр уйнатыла

Моңа кадәр “Бөтен гаилә” проектында катнашучылар хоккейга 160 билет отты.

https://vk.com/algapatriothttps://vk.com/algapatriot
https://vk.com/algapatriot

Башкортстанда “Бөтен гаилә” проектында катнашучылар хоккейга 160 билет оттылар.

Башкортстанда Бөтенрусия гаилә проектында катнашучылар федераль оештыручылардан гына түгел, ә проектның рәсми төбәк партнерыннан – “Алга, патриот” автоном коммерцияле булмаган оешмадан да призлар ала: https://vk.com/algapatriot.

Мәсәлән, агымдагы ел башыннан иң актив гаиләләр Уфада хоккей матчларына 160 билет алды. Бу бүләкләр “ВКонтакте”дагы шәхси битләрендә “Бөтен гаилә белән алга” төбәк бәйгесе кысаларында биремнәрне үтәүчеләргә бирелде. Барысы өчен мәҗбүри шарт – биремнәр буенча үз постларыңа 3 хэштег урнаштырырга кирәк: #всейсемьей #алгавсейсемьей #всейсемье02.

Әлеге вакытта яңа призлар уйнату башланды. 4 мартка кадәр Уфада концертларга һәм спектакльләргә билетлар отарга мөмкин.

“Алга, патриот” спорт-патриотик үзәге җитәкчесе Ринат Хәбиров әйтүенчә, киләчәктә җиңүчеләргә театрларга, киноларга, музейларга һәм башка күп нәрсәләргә билетлар биреләчәк. Ә проект нәтиҗәләре буенча төп призны уйнату карала – ул Башкортстан шифаханәләренең берсенә гаилә юлламасы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Бөтен гаилә белән алга” төбәк бәйгесе быел ноябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Димәк, әле аңа кушылмаган һәркемнең җиңү яулау мөмкинлеге булачак.

“Бөтен гаилә” проекты – вакытны туганнар белән яхшы үткәрү, уртак кызыксынуларны уртаклашу, яңа нәрсәләрне сынап карау һәм шәп бүләкләр алу мөмкинлеге.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас