Бүген, 29 февральдә, Русия президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать итте.
Башкортстан республикасының Иҗтимагый палата рәисе вазифаларын башкаручы һәм 1924 елгы сайлауларны күзәтүнең иҗтимагый штабы җитәкчесе Лида Сәгыйть кызы Исаргакова Русия президенты Владимир Владимирович Путинның Федераль җыелышка мөрәҗәгатен уңай бәяли.
Анда киләсе алты елда тормыша ашыралачак милли проектлар, программа, проектларның күп булуы һәм аларның финанс яктан тәэмин ителүе ил алдында зур мөмкинлекләр ача, дип билгели эксперт.
“Социаль тармакка зур игътибар бирелүе, мәгариф системасының матди ягын үстерү, фәннең ролен күтәрү, яңа технологияләрне камилләштерү, җитештерүне арттыру, зур социаль пакет тәкъдим ителү, илнең суверенитетын ныгыту, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм гомер озынлыгын арттыру кебек максатлар куелуы күңелгә якын”, – диде Лида Сәгыйть кызы.
Рәүф Идрисов.