Күрмәдегезме?
Башкортстанда чираттагы тапкыр кеше югалу очрагы теркәлгән. Бу юлы ул 15 яше тулып җитмәгән үсмер – Эмиль Ганиев.
Учалы районы Иске Муйнак авылында яшәүче үсмер 25 февраль көнне өеннән чыгып киткән һәм аның бүген кайда булуы турында берни дә билгеле түгел.
Бу хакта «ВКонтакте» сәхифәсендәге «Учалинское волонтерское движение» төркеме волонтеры Анастасия хәбәр итә.
«Шәһәргә барам, дип чыгып киткән. Башка хәбәр юк. Учалы — Миасс трассасында теләсе нинди транспортта китүе ихтимал. Әлеге вакытта Миасста булуы ихтимал. Егеткә 5 мартта 15 яшь тула», — дип язганнар социаль челтәрдә.
Әгәр, кем дә булса, какча гәүдәле, буе 140 см тирәсе, коңгырт чәчле, коңгырт күзле һәм кара бәйләм башлык, куе зәңгәр куртка, кара чалбар, куе зәңгәр кышкы кроссовкалар кигән үсмерне күрсәгез, шушы телефонга шалтыратуыгыз сорала: 8-967-45-94-089 (Анастасия).