Яңалыклар
29 февраль 2024, 11:25

Мәдәният, "Пушкин картасы" һәм башкалар турында

РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында хәбәр итүенчә, 2025 елдан “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы эшли башлаячак.

tvtogliatti24.ru Мәдәният, "Пушкин картасы" һәм башкалар турындаtvtogliatti24.ru Мәдәният, "Пушкин картасы" һәм башкалар турында
Мәдәният, "Пушкин картасы" һәм башкалар турындаФото:tvtogliatti24.ru

РФ Президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында хәбәр итүенчә, 2025 елдан “Авыл мәдәният хезмәткәре” программасы эшли башлаячак. Шулай ук, “Пушкин карта”сының да программасын киңәйтәчәкләр.

  • Русия киләсе алты елда агарту һәм кино, интернет, социаль челтәрләрне үстерү өчен иҗади проектларга 100 миллиард сум акча бүленәчәк, - диде ил башлыгы.

Владимир Путин мәктәп автобуслары сатып алу өчен өстәмә 66 миллиард сум акча бүленәчәген әйтте.  Техника үзебезнең илдә эшләнгән булырга тиеш. Шулай ук, аэропорт челтәрләрен үстерүгә дә 250 млрд сум  юнәлтәчәкләр. Русиядә 2030 елга кадәр пассажир авиациясе 1,5 тапкырга артырга тиеш. “Русия чит илдән күп самолет сатып алды, үзенең сәнәгатен үстермәде”, - диде Владимир Владимирович.

Федераль Җыелышка юлламада 2030 елга кадәр туристик агымның ике тапкырга артырга тиеш булуы турында да әйтелде. Байкалда яңа курорт төзеләчәк, ул күлне пычратмаячак. Владимир Путин Русиядә экология һәм табигатьне саклау проектлары фонды булдырырга,  урман хуҗалыгы, метеорология һәм тирә-як мохитне саклау өлкәсендә эшләүчеләрнең эш хакларын күтәрергә тәкъдим итте. Соңгы елларда Русиядә урманнар күп тергезелә, диде ул.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас