5 мартта Сибайда Башкортстан ирләре берләшмәсенең зона форумы үтәчәк.
Форумда 4 юнәлеш буенча секцияләр эшләячәк. Алар – экология һәм тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре; сәламәт тормыш рәвеше, спорт һәм ялган исерткеч эчемлекләр сату белән көрәш; эшкуарлык һәм туризмны үстерү; яшьләргә патриотик тәрбия һәм хокукый белем бирү.
“Бу безнең Урал аръягында шундый зур беренче чара булачак. Без әлеге зона өчен актуаль булган мәсьәләләр турында фикер алышачакбыз. Минем өчен җир асты байлыкларын файдалану темасы аеруча мөһим. Әлеге юнәлеш буенча берничә закон проекты өстендә эшлим. Һәм Дәүләт Думасында бу мәсьәлә буенча нинди эшләр башкарылуы турында сөйлисем килә. Бар фикерләрне дә, шул исәптән тәнкыйтьне дә тыңларга әзербез”, – ди форумның инициаторы, Дәүләт Думасының экология, табигать ресурслары һәм тирә-ях мохитне саклау буенча комитет әгъзасы, Башкортстан ирләре берлеге рәисе Зариф Байгускаров.
Чарага Сибай, Баймак, Хәйбулла, Зилаер, Зианчура, Бөрҗән, Әбҗәлил, Белорет һәм Учалы районнары халкы чакырыла.
Форумда катнашырга теләүчеләргә 3 мартка кадәр теркәлү формасын тутырырга кирәк. Аның өчен сылтама –
https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSek1vwWvcD9BMONxeYC6j8iDTABfBsKvHc-rikHDR5WM_1yGQ/viewform
Гаризада сорау һәм фикер алышу өчен тема калдырырга мөмкин.
Адресы: Сибай концерт-театр берләшмәсе, Горький урамы, 27. Керү ирекле.