Яңалыклар
29 февраль 2024, 11:02

Гаиләләр элекккечә игътибар үзәгендә булачак

Аеруча 6 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләргә игътибар итәргә кирәк.

Гаиләләр элекккечә игътибар үзәгендә булачакГаиләләр элекккечә игътибар үзәгендә булачак
Гаиләләр элекккечә игътибар үзәгендә булачак

Русия президенты Владимир Путин Федераль Җыелышка Юлламасында торак шартларын яхшырту җәһәтеннән гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүгә аерым игътибар бүлде.
"Соңгы 6 елда миллионнарча русияле торак шартларын яхшыртты, шул исәптә 900 меңе гаилә ипотекасы ярдәмендә. Бу программа бездә 2018 елдан алып эшли һәм аның белән файдаланучылар артсын өчен кулдан килгәнне эшләдек. Башта аның белән ике һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләр файдалана алды, аннары - бер балалы гаиләләр. Гаилә ипотекасы программасы агымдагы елның июленә кадәр гамәлдә. Аны, төп база параметрларын саклап, 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм .
Аеруча 6 яшькә кадәрле балалары булган гаиләләргә игътибар итәргә кирәк. Алар өчен ташламалы кредит ставкасы элеккечә 6 процент килеш кала. Хәзер дәүләт гаиләдә өченче бала туганда 450 мең сум күләмендә ипотека кредитының бер өлешен каплый. Бу норманы 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итәм. Моның өчен быел 50 млрд. сум кирәк булачак, арытаба акча күләме үсәчәк, моның өчен акчалар бар", диде.
Президент шулай ук, "Гаилә" яңа милли проекты чикләрендә, бәбиләр аз туган төбәкләрдә яшәүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү программасы өчен 75 млрд сум юнлтеләчәген белдерде.

"Башинформ".

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас