Яңалыклар
28 февраль 2024, 15:01

Габдрахман кайтырмы?

Кемнәргә һәйкәл куела?  

Габдрахман кайтырмы?Габдрахман кайтырмы?
Габдрахман кайтырмы?

Кемнәргә һәйкәл куела?

 

Кичә республика татар җәмәгатьчелеге белән очрашканда Республика Башлыгы Радий Хәбиров  атаклы мотоузышчы  Габдрахман Кадыйровка Уфада һәйкәл кую турында тәкъдимне кабул итте.

- Күптән түгел Уфада беренче президентыбыз Мортаза Рәхимовка һәйкәл

куйдык. Быел, республика белән егерме ел җитәкчелек иткән Мидхәт Шакировка куярга җыенабыз. Махсус хәрби операциядә катнашкан каһарманнарга мемориал тергезү безнең бурычыбыз булып тора.

Һәйкәлләр кую шәһәрнең паркларын, скверларын тәртипкә китерергә ярдәм итә. Әлбәттә, Башкортстанның атаклы мотоузышчысы Габдрахман Кадыйровка  һәм безнең башка шәхесләребезгә дә һәйкәл куелыр, – диде Радий Фәрит улы.

Габдрахман Кадыйров — СССРның атказанган спорт мастеры, бозда узышлар буенча алты тапкыр дөнья чемпионы, Европа чемпионы.

 

 Рифгат Гайнуллин фотосы.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас