+21 °С
Болытлы
2 марттан машина йөртүчеләр ОСАГОның кыска сроклы страховка полисларын рәсмиләштерә алачак: бер көннән өч айга кадәр һәм өч айдан бер елга кадәр. Моңарчы болай бары тик аерым очракларда гына эшләргә ярый иде – мәсәлән, автомобиль чит дәүләттә теркәлгән булса, яисә машинаны теркәү урынына күчерергә туры килгәндә. Яңа “кыска” полислар такси йөртүчеләре, шулай ук машина белән бик еш кулланмаган водительләргә кирәк булачак.
Чыганак: gorobzor.ru