Яңалыклар
28 февраль 2024, 02:50

1 мартта нинди һава торышы көтелә?

Яз башланырга ике көн калды. 

Миләүшә Гузаирова.Миләүшә Гузаирова.
Фото:Миләүшә Гузаирова.

Башгидрометүзәге мәгълүматлары буенча,  бүген, 28 февраль көнне, явым-төшем көтелми. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Һава температурасы көндез 0,-5°, таулы районнарда +5° кадәр.

Пәнҗешәмбе, 29 февраль көнне, шулай ук явым-төшемсез көн булмакчы. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Термометр баганалары төнлә  -11,-16° күрсәтәчәк, урыны белән -21° кадәр, көндез 0,-5°, таулы районнарда +5° кадәр.

Язның тәүге көнендә, 1 мартта, шулай ук әллә ни явы-төшем көтелми, көндез төньяк районнарда гына бераз кар явачак. Җил көньяк-көнбатыштан, талгын. Һава температурасы төнлә -8, -13°, урыны белән -18° кадәр, көндез +1, -4°. 

Чыганак: bashinform.ru

Миләүшә Гузаирова.
Фото:Миләүшә Гузаирова.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас