Балалар белән ялга җыенсагыз, моны белегез!
Каядыр читкәрәк чыгып, гаилә белән ял итү матур эш. Бала-чага белән мәшәкатьлерәк булса да, бергә уздырган мизгелләр онытылмаслык бәхетле чор. Тик менә теләсә кая иркенләп чыгып китеп булмый. Балалар белән чыкканда кайбер документлар кирәк. Әйтик, Казахстан, Кыргызстан, Абхазия, Белоруссия, Көньяк Осетия чикләреннән алып чыкканда туу турында таныклык кына җитми. Анда Русия гражданы булуы турында тамга булырга тиеш. Бу турыда РИА Новости чик буе идарәсенең матбугат хезмәтенә таянып хәбәр итә.
Чит ил паспорты буенча кагыйдәләр шул ук кала. Әлеге хәбәрдә сүз туу турында таныклык буенча чит илгә чыгу турында бара.
«Быел 1 марттан башлап, РФ гражданлыгын раслый торган документлар (тамга) булмаган очракта, балигъ булмаган яшьтәге гражданнарга Русия чигеннән чыгу рөхсәт ителми», – дигәннәр ведомствода.
Шулай итеп, 1 марттан башлап, санп үткән илләр белән чикне узганда, 14 яшьтән кечерәк балалар өчен түбәндәге шартларның берсе үтәлергә тиеш: туу турында таныклыкта Руия гражданлыгын раслый торган тамга, яки аларның законлы вәкиленең документларында (Русия паспорты, чит ил паспорты, дипломатик яки хезмәт паспорты) балалар турында белешмә булырга тиеш.
Игътиибарлы булыгыз, дуслар. Чик буена барып җиткәч, кире борырылга калмасын. Ял булгач, ял булсын, хәстәрен алдан күрегез!
Фото: