Яңалыклар
23 февраль 2024, 08:55

Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Тантанадан соң Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучылар белән аралашты.

Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдыларШәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Бүген- Ватанны яклаучылар көнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың күпмилләтле халкы исеменнән Уфаның Совет мәйданында Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкзленә чәчәкләр салды.
Чарада Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, хокук сагы органнары, министрлыклар һәм ведомстовлар җитәкчеләре, Кораллы көчләр ветераннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук хәрби-патриотик клублар тәрбияләнүчеләре, эзәрмәннәр, яшь армиячеләр катнашты.
Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары башкарылганнан соң, тантанада катнашучылар Ватанны яклаучыларның якты истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алды.
Тантанадан соң Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучылар белән аралашты. Башкортстан җитәкчесе аларның ата-аналарына, гаиләләренә һәм балаларына төрле яклы ярдәм күрсәтәчеләген билгеләде.
- Сез - безнең таяныч. Сезне ихлас күңелдән Ватанны яклаучылар көне белән котлыйм. Иң мөһиме исән-сау, сәламәт әйләнеп кайтыгыз. Без исә булдыра алганча ярдәм итәчәкбез. Башкортстан СВОдагы егетләребезгә, аларның гаиләләренә, һәм һичшикс ез, һәлак булучыларның якыннарына ярдәм күрсәтте һәм күрсәтәчәк, -дип билгеләде төбәк җитәкчесе.

Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас