Котлауда болай диелә: "Хөрмәтле Радий Фәритович! Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Без илебезнең героик тарихы битләре, яу кырларында Туган илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган ата-бабаларыбызның үлемсез батырлыклары белән горурланабыз.
Һәм Русия халкы бүген дә кыю, ныклы рухлы кешеләргә - данлыклы, патриотик традицияләрне дәвам итүчеләргә, Ватанга тугрылык, хәрби бурыч, армия тугандашлыгы кебек какшамас кыйммәтләрне саклаучыларга ихтирам-хөрмәтен күрсәтә.
Сезгә сәламәтлек, уңышлар телим һәм иң изге теләкләремне юллыйм.
БР Башлыгы сайтыннан.