Төбәк җитәкчесе республикабызның күпмилләтле халкы исеменнән Советлар Союзы геройлары Александр Матросов һәм Миңнегали Гобәйдуллинның үлемсез батырлыкларына багышланган һәйкәлләренә чәчәкләр салды.
Чарада республика хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Кораллы көчләр ветераннары, җәмәгатьчелек вәкилләре, Уфада яшәүчеләр катнашты.
Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, тантанада катнашучылар сугыш кырыннан кайтмаган Ватанны саклаучыларның якты истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алды.