Яңалыклар
23 февраль 2024, 05:04

Кыш китәргә ашыкмый әле

Ниһаять, быел чын кыш күрдек!

Кыш китәргә ашыкмый әлеКыш китәргә ашыкмый әле
Кыш китәргә ашыкмый әле

Кар-бураннарын да уйнатты, җилләнеп тә алды, каты салкыннарын да күрсәтте. Саф һавалы ап-ак кыш безне ташлап китәргә ашыкмый, хәер, аның вакыты үтмәгән дә әле.
Һава торышы белгечләре яллларга салкын һава торышы булачак дип белдерә. Төнлә 23 - 28, урыны белән 33 градуска кадәр, көндез 9 - 14 һәм 4 - 9 градус салкын булачак.
Һава температурасының уртача тәүлек торышы климат нормасыннан 4 - 8 градуска түбәнрәк дип фаразлана.

Фото: priroda.club

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас