Яңалыклар
22 февраль 2024, 07:03

Яшьләр юлга чыкты

Аларны зур эш көтә. 

https://molodez.bashkortostan.ruhttps://molodez.bashkortostan.ru
https://molodez.bashkortostan.ru

Башкортстан волонтерлары Бөтендөнья яшьләр фестиваленә юл алды.

Бүген, 22 февральдә, Уфаның тимер юл вокзалында волонтерлар делегациясен озаттылар. Алар 1 марттан 7 мартка кадәр “Сириус” федераль территориясендә үтәчәк Бөтендөнья яшьләр фестивале эшендә катнашачак.

– Фестивальгә Башкортстаннан иң яхшы 65 волонтер бара. Алар катлаулы конкурс, тиешле өйрәнү үтте. Ә 26 февральдә Фестивальдә катнашу өчен 180 кешедән торган яшьләр делегациясе юлга чыгачак, – ди республиканың Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазифасын башкаручы Вито Сабиров.

“Сириус” федераль территориясендә 15 юнәлеш буенча барлыгы 5000нән күбрәк волонтер эшләячәк. Алар транспорт логистикасы, тукландыруны оештыру, тәрҗемә хезмәте, мәдәни программалар һәм башка юнәлешләр буенча әзерлек үткән.

 

https://molodez.bashkortostan.ru
https://molodez.bashkortostan.ru
https://molodez.bashkortostan.ru
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас