Бүген, 22 февральдә, республика Башлыгы Радий Хәбиров “Башкортостан” концертлар залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады.
Төбәк җитәкчесе, Башкортстан халкын бәйрәм белән котлап, дәүләт бүләкләре тапшырды. Безнең заманда традицион ир-егетләр бәйрәме аерым югары мәгънә ала, дип ассызыклады ул.
“Кулларына корал алып, Ватан сагына баскан якташларыбыз белән горурланабыз. Алар арасында укытучылар, инженерлар, водительләр, аграрийлар, шулай ук җитәкчеләр, депутатлар, дәүләт хезмәтендәгеләр, журналистлар бар”, – диде төбәк җитәкчесе.
Медицина хезмәткәрләре дә геройларга тиң. Ирекле батальоннар, контрактчылар һәм мобилизацияләнгән сугышчылар белән республика горурлана, дип билгеләдеРадий Фәрит улы. Ул бик күпләрне исемләп телгә алды. Аннары Шәйморатов орденын һәм медальләрен тапшырды.
Республика халкының кулыннан килгәнчә фронттагыларга ярдәм итүен дә әйтте төбәк җитәкчесе. Аның сүзләренчә, бүген Ватанны саклаучылар бәйрәме берләшү символына әйләнде.
Чараны республика сәнгате осталары катнашлыгындагы бәйрәм концерты дәвам итте.