Башгидромет үзәге синоптиклары республикада салкыннар турында кисәтә. Бүген, 21 февраль көнне, явым-төшем көтелми. Җил көньяктан уртача тизлектә. Һава температурасы көндез -10…-15°.
Иртәгә, 22 февраль көнне, шулай ук җитди явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көчле түгел. Һава температурасы төнлә -17…-22°, аязытканда -24…-29°, көндез -10…-15°, таулы районнарда -5° кадәр.
Сездә бүген ничә градус салкын иде, дуслар? Без Уфа районында яшибез. Иртәнге сигезенече яртылар тирәсендә термометр баганалары -30 градус салкын күрсәтә иде. Язга өмет итсәк тә, кыш тулы куәтенә хакимлек итә әле.
Чыганак: bashinform.ru