Яңалыклар
18 февраль 2024, 16:11

МЧС җил көчәюе турында кисәтә

Телефонга смс килде. 

Фидан Габделмәнов.Фидан Габделмәнов.
Фото:Фидан Габделмәнов.

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, иртәгә, 19 февральдә,  уңай булмаган метеорологик күренешләр фаразлана: аерым районнарда җил тизлеге секундына 17 метрга кадәр  җитәчәк.

Иртәгә алмашынучан болытлы көн булачак. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез бераз кар явып үтәчәк, төньяк-көнбатышта уртача күләмдә. Җил  көньяктан, көньяк-кынчыгыштан,  тизлеге секундына 7-12 метр, аерым районнарда 17 метрга кадәр.

Һава температурасы төнлә -12,-17°, урыны белән -22,-27° кадәр, көндез  -6,-11°, көньяк-көнчыгыш буенча  -16° кадәр. Көндез төньяк-көнбатыштагы аерым районнарда буранлап кар яву сәбәпле  юлларда 2-4 километр ераклыктагы транспорт чараларын  күреп булмаска мөмкин, дип фаразлый белгечләр.

Шулай, дуслар, календарьда әле һаман кыш. Хәер, яз мизгеленең дә үзенең кар-бураннары бар... Булганына шөкер итик.  

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас