Яңалыклар
16 февраль 2024, 05:13

СВОдагы якташларына яңа УАЗ җибәргән

Яугирләргә “буханка”ны крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе бүләк иткән.

https://vk.com/fanisaminevhttps://vk.com/fanisaminev
https://vk.com/fanisaminev

Махсус хәрби операциядә Башкортстаннан хезмәт итүче яугирләр яңа УАЗ машиналы булды. Юлсыз урыннарны да үтә алган “буханка”ны якташларына Баймак районыннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәмил Байрамгулов тапшырган. Бу хакта район башлыгы Фәнис Әминев үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итә.

“Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рәмил Байрамгуловның ярдәме белән яугирләребез яңа УАЗ автомобилле булачак. Транспорт чарасы ачкычлары кыска вакытлы отпускада булган яугирләребезнең берсенә тапшырылды.

Хәрби хәрәкәт зонасында автомобильнең роле, һичшиксез, мөһим. Ул йөк ташу өчен файдаланылачак, бу команданы кирәк-ярак белән тәэмин итүне күпкә җиңеләйтәчәк. Ул ашыгыч медицина ярдәменә мохтаҗлар өчен чын коткару чарасы булачак.

Рәмил Байрамгуловның һәм шәһәребез, районыбызның башка ярдәмчел кешеләренең шундый хәйрия ярдәме яугирләребезнең әхлакый көчен ныгыта, яу яланында аларга зур ярдәм була.

Яңа УАЗ автомобиле шушы гади булмаган чорда теләктәшлек һәм үзара ярдәм күрсәтү билгесе булып тора”, – дип язган ул.

Аның әйтүенчә, Баймак шәһәре һәм районында яшәүчеләр СВОдагы якташларына рухи яктан да, матди яктан да һәрдаим ярдәм итеп тора.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас