Яңалыклар
16 февраль 2024, 06:19

"Нормаль кыш түгел..."

Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?

Рамил Шәмсиев.Рамил Шәмсиев.
Фото:Рамил Шәмсиев.

Русия Гидрометүзәгенең  фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд  быелгы кыш мизгеленә карата үз фикерен белдергән.

Вильфанд быел кышын һава торышы нормаль булмады, ди, чөнки җылы көннәр коточкыч салкыннар белән чиратлашып килә. Эксперт сүзләренчә, карның быелгы кебек тыгыз булуы берничә дистә ел дәвамында күзәтелмәгән.

“Быел һава торышының шулкадәр төрлелеге гаҗәпләндерә, әлбәттә.  Климатка туры килә торган нормаль кышкы һава торышы билгеләре быел бик аз”, – дип ассызыклаган синоптик РИА Новости белән әңгәмәсендә.  

Белгеч быел кышын еш җылытулар аномаль салкыннар белән алмашынуын  да өстәгән. Шулай да, өч ай  эчендә уртача температура нормасында калачак, ди ул. “Бик карлы кыш”, – дигән ахырда Вильфанд. 

Чыганак: lenta.ru

Фидан Габделмәнов.
Руниза Кулушева.
Альмира Бикмурзина.   "Нормаль кыш түгел..."
Лилия Гарипова
Фото:Фидан Габделмәнов.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас