Яңалыклар
16 февраль 2024, 17:15

Казаннарга бардык без!

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчелегендәге делегация Казанда Муса Җәлил туган көненә багышлап оештырган чараларда катнашты.

Казаннарга бардык без!Казаннарга бардык без!
Казаннарга бардык без!

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчелегендәге делегация Казанда Муса Җәлил туган көненә багышлап оештырган чараларда катнашты. Делегациядә - татар телендә иҗат итүче язучылар, шагыйрьләр, әдипләр һәм  журналистлар бар иде.

Сәфәр кысаларында алар милли каһарманыбыз - Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең һәйкәленә чәчәкләр салуда катнаштылар. Шулай ук ТР Милли музеенда Муса Җәлилгә багышланган чарада катнашып, Моабит дәфтәрен үз күзләре белән күрү бәхетенә ирештеләр. Әлеге әдәби ядкарь музейга килүчеләр игътибарына елына бер генә тапкыр, бары тик шагыйрьнең туган көнендә тәкъдим ителә.

Шулай ук каләм ияләребез IV халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең Гала концертын карады.  Нәҗип Җиһанов исемендәге IX татар музыкасы фестивалендә, Фәрит Яруллинның тууына 110 ел тулуга багышланган “Ике багышлау” кичәсендә булды.

Моннан тыш, иҗатчылар Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Милли совет рәисенең беренче урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, Вахит Имамов, Ленар Шәех һәм җурналистлар белән түгәрәк өстәл артында очрашты.

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институтына экскурсия дә сәфәрчеләр күңелендә зур тәэссоратлар калдырды.

Әлеге сәфәр хакында тулырак “Өмет” гәзите битләрендә укып белә аласыз.

Казаннарга бардык без!
Казаннарга бардык без!
Казаннарга бардык без!
Казаннарга бардык без!
Казаннарга бардык без!
Казаннарга бардык без!
Казаннарга бардык без!
Казаннарга бардык без!
Казаннарга бардык без!
Казаннарга бардык без!
Казаннарга бардык без!
Казаннарга бардык без!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас