Яңалыклар
15 февраль 2024, 05:13

Анда -40 градус салкын булган

Ә сездә ничә градус салкыннар теркәлде, дуслар?

Рамил Шәмсиев.Рамил Шәмсиев.
Фото:Рамил Шәмсиев.

Республиканың Кыйгы районы Йосып авылында һава температурасы -40 градуска кадәр төшкән. Бу хакта бүген, 15 февральдә, БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Синоптиклар фаразлары буенча, бүген, 15 февральдә,  җитди явым-төшем көтелми. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Һава температурасы көндез -18,-23°.

Иртәгә, 16 февральдә,  шулай ук кар явуы көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан, бераздан көньяктан исә торганга күчүчән. Термометр баганалары төнлә  -27,-32°, урыны белән  -37° кадәр, көндез -14,-19°.

Шимбә көнне, 17 февральдә, шулай ук явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнчыгыштан. Һава температурасы төнлә -20,-25°, урыны белән -30° кадәр, көндез -10,-15°.

Кар яуган  көннәрдә яз якыная дигән идек, әмма календарьда кыш әле, дуслар. Җылырак киенеп йөрегез!

Чыганак: bashinform.ru

 

БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Фото:БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас