Октябрьский шәһәреннән махсус хәрби операциядә катнашучы яугир кыска вакытлы ялга кайткач, сөйгәненә тәкъдим ясаган. Яшьләр гыйнвар ахырында өйләнешкән.
“Сөйгәнемне хәрби кәеф белән озатам. Исән-сау һәм җиңү белән әйләнеп кайтсын дип телим!” – ди яугирнең тормыш иптәше.
“Тиздән дошманны җиңәрбез һәм әйләнеп кайтырбыз дип уйлыйм. Чөнки безне өйдә якын кешеләр – безнең төп терәкләр, өметләр һәм ышанычлы тыл көтә”, – ди “Пушистик” позывнойлы сугышчы.
Шәһәр мэриясеннән хәбәр итүләренчә, “Пушистик” контракт буенча хезмәт итә. Фронтка ул абыйсы артыннан киткән.
Кыска вакытлы ялдан соң яугир янә хезмәттәшләре янына юлланган. Ил җитәкчесе Владимир Путин әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучы һәркем вакытында отпускка кайтырга хокуклы.