Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендә үткән хөкүмәт кидәшмәсендә төбәк бюджеты исәбенә гражданнарның кайсыбер категорияләрен реабилитацияләү мәсьәләсе тикшерелде.
- 2024 ел республикада Сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту елы итеп игълан ителде. Тематик елга карата чараларның киң планы расланды, - дип белдерде Андрей Назаров.- Соңгы 3 елда төбәктә инвалидлар саны 250 кеше дәрәҗәсендә тотрыклы тора. Без ел саен аларга ярдәм күрсәтү чаралары исемлеген зурайтабыз.
Республикада балалар өчен 5 реабилитация үзәге, 18 филиал эшли. Инвалидлык дәрәҗәсен киметү буенча ел саен 16 меңнән артык балага хезмәтләр күрсәтелә. Быел көз "Салют" Реабилитация һәм белем бирү республика үзәгендә реконструкция эшләре тәмамланачак. "Салют" Русиядәге иң яхшы мәйданчыкларның берсе булачак. Ул үзенә 192 урынга коррекцион мәктәп, кунакханә, инвалид балаларга дистанцион белем бирү үзәге, психологик - педагогик, медицина һәм социаль ярдәмнәр күрсәтү үзәкләрен берләштерәчәк.
Республика җитәкчесе 18 яшьтән зуррак инвалидларга өстәмә ярдәм күрсәтүне кертү турында карар кабул иткән - аларга реабилитация сертификатлары биреләчәк. Бер сертификат номиналы - 52, 5 мең сум. Бу чара белән ел саен 1715 кешегә ярдәм күрсәтү күзаллана.
БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова белдерүенчә, былтыр инвалид балаларны реабилитацияләүгә 95 миллион сумлык 2282 сертификат бирелгән. Бу чара гамәлгә ашырыла вакыттан алып барлыгы 450 мең сумга 10 мең 765 сертификат тапшырылган.
Республикада эш яшендәге инвалидларга өстенлекле сертификатлар тапшыру тәртибе расланган. Шулай ук әлеге сертификатлар буена эшләүче дәүләтнеке булмаган оешмалар һәм шәхси эшкуарларга субсидия бирү тәртибе расланган. Сертификат 2 ай гамәлдә булачак һәм быел март башыннан аларны тапшыру эшләре башланачак.
18 яшьтән зуррак инвалидларга реабилитация хезмәтләре күрсәтүгә республика бюджетыннан ел саен 90 миллион сум бүлү планлаштырылган. Әлеге вакытта шундый хезмәт күрсәтүчеләр исемлеге төзелә, шулай ук МФЦ бүлекләре аша гаризалар кабул итү механизмы әзерләнә.
Реабилитацияләүгә сертификатлар тапшыру механизмы сыйфатлы реабилитация хезмәтләре күрсәтүне арттырачак, дип билгеләде Андрей Назаров.
БР Хөкүмәте сайтыннан.