Яңалыклар
9 февраль 2024, 15:39

Яралы хәрбиләргә ярдәм чаралары

Бүген, 9 февральдә, махсус хәрби операция катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча Башкортстан Башлыгы каршындагы ведомствоара комиссиянең  чираттагы утырышы үтте.

Яралы хәрбиләргә ярдәм чараларыЯралы хәрбиләргә ярдәм чаралары
Яралы хәрбиләргә ярдәм чаралары

Бүген, 9 февральдә, махсус хәрби операция катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча Башкортстан Башлыгы каршындагы ведомствоара комиссиянең  чираттагы утырышы үтте.

 Утырыш БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары –БР финанслар министры Лира Игтисамова җитәкчелегендә узды. Көнүзәктә махсус хәрби операция барышында каты яраланган хәрбиләргә ярдәм күрсәтү һәм Мәскәү госпитальләрендә дәваланучы хәрбиләрнең туганнарына бушлай яшәп тору урыны булдыру мәсьәләләре тикшерелде.

Лира Игтисамова СВОда катнашучыларның һәм аларның гаиләләренә шактый сизелерлек ярдәм күрсәтелүен әйтеп үтте.

Мәскәүдә дәвалану үтүче хәрбиләрнең туганнарын бушлай яшәп тору урыны белән тәэмин итү турында Ринат Фәйзуллин сөйләде.

Утырыш ахырында Лира Игтисамова киңкүләм мәгълүмат чараларында инвалидлык алган хәрбиләргә ярдәм күрсәтү чаралары турында күбрәк хәбәр итәргә кирәклеген ассызыклады. Мәгълүмат аңлаешлы һәм билгеле булырга тиеш.  

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас