9 февральдә Минскта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Беларусь республикасы премьер-министры Роман Головченко “Башкортстан-Беларусь” бизнес-форумының пленар утырышында катнаштылар. Эшлекле чара үз мәйданында министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләрен, шулай ук ике яклы хезмәттәшлекне булдыру нияте булган предприятие җитәкчеләрен җыйды.
Чара башланыр алдыннан Башкортстан Башлыгы В2В форматындагы сөйләшүләр зонасында булды. Анда безнең республикадан 54 предприятие һәм 350дән артык белорус компанияләре катнашты.
Тулырак бу хакта glavarb.ru сайтында укый аласыз.