Бүген, 9 февральдә, Уфада республика Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының киңәйтелгән коллегиясе үтте. Чарада ведомство җитәкчесе Максим Ульчев, шулай ук тармакның төп предприятиеләре -“Республика Башкортстан” медиахолдингы, “Башинформ” телерадиокомпаниясе, “Китап” нәшрияты һәм “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы җитәкчеләре катнашты.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән мәгълүмат чаралары вәкилләрен Башкортстан Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев сәламләде. Дәүләт бурычларын тормышка ашыруда медиасфераның аерым әһәмиятен билгеләп үтте.
Республика матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Максим Ульчев үзенең докладында республика матбугат чаралары эшчәнлегенә нәтиҗә ясады, узган елның иң чагу вакыйгаларын билгеләп үтте.
Әлеге чарада матбугат өлкәсендә күп еллар хезмәт салган журналистларны да бүләкләп үттеләр. Бүләкләнүчеләр арасында безнең хезмәттәшебез, “Өмет” гәзите хәбәрчесе Рәдиф Фәтхинең булуы аеруча шатлыклы күренеш. Хезмәттәшебезне чын күңелдән “Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре” дигән мактаулы исем алуы белән чын күңелдән котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, эшендә яңадан-яңа уңышлар, үткер каләм һәм чиксез илһам телибез!