Яңалыклар
9 Февраля 2024, 14:56

Белорусь республикасы белән социаль туризм тоташтыра

9 февральдә БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов һәм БР спорт министры Руслан Хәбибов Беларусьнең спорт һәм туризм министры Сергей Ковальчук белән очрашты.

Белорусь республикасы белән социаль туризм тоташтыраБелорусь республикасы белән социаль туризм тоташтыра
Белорусь республикасы белән социаль туризм тоташтыра

9 февральдә БР эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов һәм БР спорт министры Руслан Хәбибов Беларусьнең спорт һәм туризм министры Сергей Ковальчук белән очрашты.

Рөстәм Афзалов Башкортстанда социаль туризм үсеше һәм төбәктә "Башкортстанда озын гомерлелек" проектын тормышка ашыру турында сөйләде. Ул шул исәптән "көмеш яшьтәге" туристларның Беларуська сәфәрләрен дә үз эченә ала.

- 2023 елда Беларусь Республикасына 1 600дән артык кеше килде. Тәэссоратлары иң яхшы. Быел без өлкән буын гражданнары өчен 8 көнлек сәяхәтләр оештыруны дәвам итәбез. Хәзерге вакытта 40 кешелек беренче туристик төркем Беларусьта, - диде Рөстәм Афзалов.

Проект белорус коллегаларын кызыксындырды. Хәзерге вакытта "Башкортстан-Белоруссиядә озын гомерлелек. Туризм" проектын ике яклы тормышка ашыру карала.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас