9 февральдә Минскида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Амкодор” машиналар төзү холдингы мәйданчыгында булды. Төбәк җитәкчесе республикада “Амкодор-Алга” предприятиесендә чыгарылачак техниканы карады.
Холдингның идарәче компаниясе – «Амкодор» җәмгыяте Директорлар советы рәисе Александр Шакутин әйтүенчә, Башкортстанда заманча завод төзелә. "Алга" махсус икътисади зонасы территориясендә урнашачак җитештерү предприятиесендә 25 төрдән артык продукция җитештерәчәк. Проектка инвестицияләр күләме 7,9 млрд сумга бәяләнә.
- Без иң яхшы һәм матур заводларның берсен төзиячәкбез. Анда иң югары сыйфатлы продукция җитештереләчәк. Башкортстан машина төзелеше өлкәсендә югары дәрәҗәдәге компетенцияләргә ия, - диде Александр Шакутин. - Холдингның планнарында - Уфада яңа техника проектлау белән шөгыльләнәчәк үз конструкторлык бюросын булдыру.