Яңалыклар
9 февраль 2024, 10:10

Аграрийлар арасында хезмәттәшлек ныгый

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Беларусь республикасында эшен дәвам итә.

Аграрийлар арасында хезмәттәшлек ныгыйАграрийлар арасында хезмәттәшлек ныгый
Аграрийлар арасында хезмәттәшлек ныгый

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге Башкортстан делегациясе Беларусь республикасында эшен дәвам итә.

Беларусь Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Владимир Гракунның безнең Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белән очрашты.

Алар белорус сәүдә челтәрләренә Башкортстаннан товарлар китерү, аның ассортиментын һәм күләмен арттыру, республика аграрийлар ихтыяҗлары өчен Беларусь җитештергән авыл хуҗалыгы техникасын башкортстанга китерүне арттыру турында фикер алыштылар.

Башкортстан аграрийларының бизнес-делегациясе Сморгонь шәһәрендә булды һәм җитештерү объектларын карады. Лида сөт-консерва комбинаты, «АгроСолы» предприятиесе һәм «Виктория» сөтчелек комплексында булдылар.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас