Яңалыклар
6 февраль 2024, 07:28

Торалар да ут ачалар...

Нишлисез сез, ир-егетләр?

Торалар да ут ачалар...Торалар да ут ачалар...
Торалар да ут ачалар...

Нишлисез сез, ир-егетләр?

 

Бүген Уфада тагын да четереклерәк хәлләр туган – бер ир балконнан ут ачкан.

Габдулла Амантай исемендәге урамда яшәүчеләр һәм аннан узучылар өчен бүгенге иртә менә шулай куркыныч башланган. Бер адәм актыгы тик торганнан коралдан ут ачкан.

Шаһитлар белдерүенчә, ул 9/1 санлы йортның балконына чыккан һәм янәшә торган мәктәп ягына төбәп берничә тапкыр аткан. Ә шушы вакытта ул йорт яныннан укучылар китеп барган булган.

«Минем кызым ахирәте белән нәкъ шул йорт тәрәзәләре яныннан китеп барган. "Ниндидер абый чыкты да, безнең якка ата башлады", - ди. Алар тиз генә йөгереп качканнар.

Шуннан ук баласы белән тагын бер әни үтеп барган, янәшә генә мәктәп бит. Ул да качкан һәм полиция чакырта башлаган,- дип сөйләгән UTVга шунда яшәүче хатын-кыз.

 

Мәгълүматлар буенча, беркем дә, шөкер, тән җәрәхәте алмаган.  Бу адәм актыгының нинди коралдан атуы, аның кем булуы әлегә хәбәр ителми.

 

 Эч пошканнан тотып атарга яратучылар артып китмәдеме икән ул? Бу җинаятьчел адымга нәрсә җиткерүе ихтимал: хәмерне артык күп эчүме, эшсезлекме, әллә башсызлыкмы? Моның сәбәпләре тәгаен ачыкланып, куркыныч затларга сабак булырлык чара күрелсен иде. Югыйсә, урамга чыгарга, балаларны, якыннарыңны чыгарырга  куркыта башлады, Аллаһым сакласын. Аннары, без Америкада яшәмибез бит, җәмәгать!

Фото: UfacityNews.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас