Бу бүләкләр, күчтәнәчләр һәр егеткә барып ирешсен!
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча, махсус хәрби операция зонасына чираттагы – 110 гуманитар йөк илтеп җиткерелде.
Ул безнең якташларга – мобилизация буенча һәм үзләре теләп киткән егетләргә тәгаенләнә.
Олы йөктә автомобильләр, агач материаллары, мобиль мунчалар, эчәр су, кием-салымнар һәм туганнарының посылкалары илтелде. Шулай ук
йөк машиларын ремонтлау өчен шиномонтаж җайланмалары да илтелде.
Аз гына алдарак, “Башинформ” да безнең Башкортстан урман хуҗалыкларының яугирләргә 25 кубометр пиломатериал озатуы турында хәбәр ителгән иде.