Яңалыклар
5 февраль 2024, 14:56

Туризмны үстерүгә акча мул бүленгән

2023 елның 11 аенда Башкортстанга 2 млн. туристик сәфәр кылынган.

Туризмны үстерүгә акча мул бүленгәнТуризмны үстерүгә акча мул бүленгән
Туризмны үстерүгә акча мул бүленгән

5 февральдә Башкортстан Башлыгы үткәргән киңәшмәдә 2023 елда төбәктә туризм өлкәсе үсеше йомгаклары тикшерелде.
Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов белдерүенчә, 2023 елның 11 аенда Башкортстанга 2 млн. туристик сәфәр кылынган. Тармакта түләүле хезмәтләр күләме 2022 елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 20,8 процентка арткан һәм ул 14,5 млрд. сум тәшкил иткән.
2023 елда туристик инфраструктураны үстерүгә 1,5 млрд сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Тармак проектларына 3,6 млрд сум инвестицияләр салынган.
"Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" милли проекты булышлыгында Уфа үзәгенең туристик коды булдырылган. Әзерләнгән концепциягә ярашлы, башкала урамнарында туристик навигация билгеләре, яңа арт-объектлар урнаштырылган, ярминкәләр һәм вакыйгалар зоналарына, туристик-мәгълүмат үзәкләренә корылмалар куелган һ.б. эшләр башкарылган. Максатларны гамәлгә ашыруга 700 млн. сум юнәлтелгән.
Өлкән яшьтәгеләр арасында "Башкорт озын гомерлелеге. Туризм" төбәк программасы популяр. 2023 елда аңарда 20 меңнән артык кеше катнашкан. Бу 2022 елга караганда ике тапкыр күбрәк. 2024 елда бу проект үзенең географиясен киңәйткән: Беларуссия һәм Абхазиягә сәфәрләр булдырылган. Белоруссиягә турлар 6 февральдән оештырыла башлаячак. 20 мең пенсионер Башкортстан буенча сәяхәт кылачак. Казахстан, Мәскәү һәм Санкт-Петербург перспективалы юнәлешләрдән санала.
Былтыр мәктәп туризмы программасын финанслауга акча арттырылган. Моның өчен федераль бюджеттан 196,2 млн. сум бүленгән. Бу - Мәскәү өлкәсеннән соң икенче күрсәткеч.
Мәктәп туризмы проекты уңышлы ябылган, аңарда 39,2 мең укучы катнашкан. Хәзер исә тупланган тәҗрибәне файдаланып, студентлар өчен проектлар карала.
2024 елдан алып туризм өлкәсенә федераль ярдәм бердәм субсидия рәвешендә күрсәтеләчәк. Федераль чыганаклар бүлүгә Русия икътисади үсеш министрлыгының конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча Башкортстан башка төбәкләр арасында 7 урынны алган. Быел 165 миллион сумнан күбрәк бүленәчәк.

БР Башлыгы сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас