Яңалыклар
5 февраль 2024, 13:36

"Наратлар" ял базасы ачылды

5 февральдә атналык киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров видеоэлемтә аша Стәрлетамак районында "Наратлар" туристик ял базасы ачылу вакыйгасында катнашты.

"Наратлар" ял базасы ачылды"Наратлар" ял базасы ачылды
"Наратлар" ял базасы ачылды

2023 елда Башкортстан кунакханәләр, глэмпинглар, шулай ук тиз төзелүче башка конструкцияләр ясау буенча туристик инвестиция проектлары арасында субсидия алучылар арасына керде. 25 муниципалитетта 58 проектны гамәлгә ашыру өчен республикага федераль бюджеттан 930, 6 млн. сум бүленде .
Проектларның берсе - Стәрлетамак районының Ольховка елгасы ярында "Наратлар" ял базасын төзү. Төркиядән шәхси эшкуар Алтын Балы 7 млн. сум күләмендә федераль грант откан, шушы ук күләмдә үз акчасын салган һәм 7 модульле йортлардан торган глэмпинг төзегән.
Стәрлетамак районы хакимияте җитәкчесе Рита Самигуллина видеоэлемтә аша: "Гаилә елында гаилә ялы өчен тулы кыйммәтле тагын да бер урын пәйда булуы Стәрлетамак районының туристларны үзенә җәлеп итүчәнлеген арттыра", - диде.

БР Башлыгы сайтыннан.

"Наратлар" ял базасы ачылды
"Наратлар" ял базасы ачылды
"Наратлар" ял базасы ачылды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас