Яңалыклар
5 февраль 2024, 04:31

Ишеп-ишеп кар явачак, ди

Ул кичә үк ява башлады инде, сезне күмеп китмәдеме әле?

Миләүшә Гузаирова.Миләүшә Гузаирова.
Фото:Миләүшә Гузаирова.

Республика синоптиклары  бу көннәрдә һава торышы нинди булачагын фаразлады. Башгидромет мәгълүматы буенча,  бүген республикада кар явачак, урыны белән җепшек кар. Бозлавык булуы, буран чыгуы, юлларга кар салуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез -3, +2 градус.

Сишәмбе көнне, 6 февральдә, шулай  ук кар явуы көтелә. Урыны белән күпләп җепшек кар явуы ихтимал. Аерым районнарда буран чыгуы, юлларга кар салуы, агач ботакларына һәм электр чыбыкларына кар ябышуы фаразлана. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -2, -7, көндез -2, +3 градус.

Чәршәмбе көнне, 7 февральдә, урыны белән күпләп кар явачак. Шулай ук бозлавык, юл кырыйларына кар салуы көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, урыны белән юнәлешен үзгәртеп,  төньяк-көнбатыштан исәчәк. Көндез җил вакыт-вакыт көчәячәк. Һава температурасы төнлә  һәм көндез -1, -6 градус. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас