+21 °С
Болытлы
Былтыр Башкортстанда 3,315 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Атна саен үтүче оператив киңәшмәдә БР Башлыгы Радий Хәбиров шулай дип белдерде.
Радий Хәбиров әйтүенчә, 2022 ел белән чагыштырганда үсеш 8,3 процент тәшкил иткән. Бу яхшы күрсәткеч Башкортстанның социаль тармагы һәм икътисадының тотрыклы торышын күрсәтә. Русия президенты Владимир Путин күрсәтмәсенә ярашлы, 2030 елга кадәр Башкорстанда 4 млн. кв. м. торак төзелергә тиеш.