Яңалыклар
5 февраль 2024, 06:20

"Бер гаилә тарихы"

 "Өмет" гәзите битләрендә өр-яңа конкурс игълан ителә!

"Бер гаилә тарихы""Бер гаилә тарихы"
"Бер гаилә тарихы"

Хөрмәтле укучыларыбыз! Русиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында гәзит битләрендә  «Бер гаилә тарихы» дип аталган өр-яңа конкурс игълан итәбез.

Анда катнашу өчен республикада яшәүче, Кече Ватаны үсешенә үз ролен керткән, авылдашлары арасында зур хөрмәткә ия булган, татар халкының гореф-гадәтләрен, туган телен кадерләп саклаган, кызыклы, үзенчәлекле гаиләләр турындагы язмалар кабул ителә.

 Төп шарт – автор да, ул сурәтләгән гаилә дә ким дигәндә ярты елга “Өмет”кә язылган булырга тиеш.

Конкурс нигезләмәсенә ярашлы язмалар электрон вариантта оmet-ufa@mail.ru  почтасына 2024 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.  “Бер гаилә тарихы” конкурсына дип язу мотлак. Текст Times New Roman 14 шрифты белән басылган булырга һәм 4 биттән артмаска тиеш. Электрон варианттагы берничә сыйфатлы фотосурәтнең булуы шулай ук төп шартларның берсе. Язмалар бары тик татар телендә генә кабул ителә. Башка матбугат чараларында дөнья күрелгән мәкаләләр конкурска кабул ителми.

Бер автор төрле гаиләләр турында язылган берничә язмасын тәкъдим итә ала. Сан ягыннан һәм яшь ягыннан чикләү юк. Әмма жюри тарафыннан аның һәр эше аерым каралачак. Ягъни язмаларның саны җиңүчене билгеләгәндә роль уйнамый.

Жюри авторлар арасында җиңүчеләрне I, II, III урыннар буенча билгели.  Урын алган авторлар дипломнар һәм махсус призлар белән бүләкләнә. Шулай ук бүләкләү тантанасына җиңүчеләрнең язмаларында сурәтләнгән гаиләләр дә чакырыла һәм аларга да истәлекле бүләкләр тапшырыла.

Конкурсның иганәчесе – Бөтендөнья Татар Конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас