Яңалыклар
5 февраль 2024, 12:47

Батырларны бүләкләделәр

"Башкортостан" полкы хәрбиләре сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен бүләккә лаек булды.

Батырларны бүләкләделәрБатырларны бүләкләделәр
Батырларны бүләкләделәр

5 февральдә атналык киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров кече ватанга кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучыларга генерал Шәйморатов медальләрен тапшырды.
"Башкортостан" полкы хәрбиләре бу бүләккә хәрби бурычларын башкарганда күрсәткән каһарманлык һәм батырлыклары өчен лаек булды.
Радий Хәбиров сугышчыларның лаеклы хезмәт итүләрен һәм куелган бурычларын үтәп кайтуларын теләде.
Башкортстан Башлыгы республика Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары, "Бердәм Русия" партиясе әгъзалары Яков Кугубаев һәм Алексей Локотченконың үзләре теләп махсус хәрби операциядә катнашырга китүләре турында әйтте. Алар Донецк Халык Республикасы 1нче армия корпусының "Пятнашка" интернациональ составында сугышачак.
"Мондый карарны кабул иткән егетләргә без бик рәхмәтле, аларга хуплавыбызны һәм хөрмәтебезне белдерәбез", - диде Радий Хәбиров.

Батырларны бүләкләделәр
Батырларны бүләкләделәр
Батырларны бүләкләделәр
Батырларны бүләкләделәр
Батырларны бүләкләделәр
Батырларны бүләкләделәр
Батырларны бүләкләделәр
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас