Яңалыклар
5 февраль 2024, 14:15

"Аек авыл" призы арттырылды

2023 елда бәйгенең муниципаль этабына 1070 авыл гариза биргән.

"Аек авыл" призы арттырылды"Аек авыл" призы арттырылды
"Аек авыл" призы арттырылды

Бүген республика җитәкчесе Радий Хәбиров катнашлыгында "Аек авыл" республика бәйгесе барышы тикшерелде.
Русия Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья Башкортлары корылтае президиумы рәисе Эльвира Аиткулова республика авыллары арасында үткәрелүче "Аек авыл " бәйгесенең быел бишенче тапкыр үткәрелүен билгеләде. Аның төп максаты - аек һәм сәламәт яшәү үрнәген популярлаштыру, авыл халкын җәмәгатьчелек эшчәнлегенә җәлеп итү, изге һәм файдалы эшләргә әйдәү.
2019 елдан алып бәйгедә барлыгы 3 меңнән артык авыл, 30 меңгә якын активист һәм меңнән артык волонтер катнашкан. Республиканың 39 авылы мактаулы "Аек авыл" исеменә лаек булган.
2023 елда бәйгенең муниципаль этабына 1070 авыл гариза биргән. Республика оештыру комитеты утырышында бәйгедә катнашырга теләк белдергән авыллар дүрт: эре, зур, урта һәм кече номинацияләренә бүленгән. Йомгак 25 апрельдә Уфада ясалачак.
2024 елдан "Аек авыл"ның акчалата бүләк фонды арттырылган. Жюри моңа кадәр 54 районнан 4 номинация буенча 12 җиңүчене билгели һәм алар 1,5-тән алып 6 млн. сумга кадәр акчалата призларга дәгъва итә иде. Хәзер исә бәйгедә катнашучыларның барысына да акчалата приз тапшырылачак: һәр торак пунктына 200 мең сум түләнәчәк.
"2024 елда приз фонды 8,4 млн. сумга арттырылды. Ул 50 млн. сум тәшкил итә. Шуңа күрә хәзер республика авылларында инфраструктураны төзекләндерү һәм үстерү буенча тагын да күбрәк эшләр башкарылачак", - дип билгеләде Эльвира Аиткулова.

БР Башлыгы сайтыннан.

"Аек авыл" призы арттырылды
"Аек авыл" призы арттырылды
"Аек авыл" призы арттырылды
"Аек авыл" призы арттырылды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас