Яңалыклар
2 февраль 2024, 03:16

Атна ахырында нинди һава торышы көтелә?

Кышның соңгы аена да аяк бастык. 

Башкортстан территориясендә җомга көнне һәм алдагы ял көннәрендә бераз кар явуы көтелә. Җил көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан. Бу хакта республиканың гидрометүзәге хәбәр итә.

Бүген, 2 февраль көнне, һава температурасы көндез -3, -8 градус тәшкил итәчәк, төнлә термометр баганалары -10 градускача төшәчәк. Аерым районнарда бозлавык булуы мөмкин.

Шимбә, 3 февраль көнне, -5, -9 градуска кадәр суытачак (аязытканда -14 градуска кадәр), якшәмбе көнне көндез һава температурасы -3, -8  градус булса, төнлә -8, -13 градус салкын булуы ихтимал. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас