Яшьлрә йортының директоры Эльвира Фәйзуллина яңартылган бина турында сөйлгәндә биредә элек "Стиль" яшьләр-ял итү үзәге урнашуын әйтте. Аның матди-техник базасын яңартуга 75,9 миллион сум тирәсе акча юлланган, шуларның 73,5 миллион сумы - федераль бюджеттан. Төзүчеләр тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштырганнар, түбә, диварлар, идәннәр һәм түшәмнәрне төзекләндергәннәр, заманча җиһазлар урнаштырганнар.
Радий Хәбиров Яшьләр йортында балаларның ялының оештырырылуын карады.
- Мин Учалыда яшьләрнең ялы күңелле үтсен өчен үзәк ясалганына бик шатмын. Монда һәркем үзенә ошаган шөгыль таба ала. Мин сезне бу вакыйга белән котлыйм. Һәркемгә уңышлар! - диде Радий Хәбиров.